Барлык яңалыклар
Аш-су
8 август 2022, 14:33

Кышкылыкка – томат соусы

Быел помидор яхшы уңды. Аңардан кышкылыкка бик тәмле соус ясарга мөмкин. Рецепты – түбәндә.

Кышкылыкка – томат соусы
Кышкылыкка – томат соусы

Бу соусны ел әйләнәсе суыткычта яки салкын караңгы урында сакларга мөмкин. Тәме үзгәрми, бозылмый да. Эшләве дә җиңел.

4 килограмм помидор, ярты килограмм суган, 1 килограмм алма, 400 грамм шикәр комы, 300 мл уксус, 4 аш кашыгы тоз, 2 чәй кашыгы кара борыч, дәфнә яфрагы, 6-8 данә канәфер орлыгы кирәк булачак.

Помидор, суган, алманы турап, зур кәстрүлгә салабыз һәм 2-3 сәгатькә бүлмәдә калдырып торабыз. Бу вакытта яшелчәләрнең үз суты да бүленеп чыга. Аннары бу катнашманы бер сәгать кайнатабыз. Бераз суынгач, вак тишекле сөзгеч аша үткәрәбез һәм яңадан шул ук кәстрүлгә салып, 40 минут тирәсе талгын утта тотабыз. Кайнаганда катнашманы берничә тапкыр богатып алырга кирәк. Билгеләнгән вакыт узгач, шул кайнатмага 0,5 литр томат пастасы салабыз һәм янә ярты сәгат тирәсе талгын утта тотабыз.

Әзер соусны стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкачлар белән каплап куябыз. Бу соус икенче ашлар, аеруча ит янына һәм пицца ясаганда да шәп булачак. Аның тәмен бер белеп калсагыз, кибеттнекенә әйләнеп тә карамаячаксыз.

Фото: vosadu-li-vogorode.ru

Кышкылыкка – томат соусы
Кышкылыкка – томат соусы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: