Барлык яңалыклар
Аш-су
6 август 2022, 19:44

Кышкылыкка – рассольник

Кышын, эштән кайткач, тиз генә аш пешереп алу өчен, рассольник салатын җәйдән үк әзерләп куегыз! Рецепты – түбәндә.

Кышкылыкка – рассольник
Кышкылыкка – рассольник

Әлеге салат аш пешерү өчен генә. Кышын алдан әзерләп куелган шулпага әлеге рассольникны салып җибәрергә генә кирәк. Рассольникны түбәндәге рецепт буенча әзерлибез.

Безгә кыяр, помидор, суган, кишер һәм 700 яки 800 грамм перловка ярмасы кирәк булачак.

Иң элек перловканы 10 минут аерым пешереп алабыз. Аерым савытка 2,5 килограмм чистартылган кыяр, 700 грамм суган, 800 грамм кишер, 1,5 килограмм помидор турап сала торабыз. Аннары алар өстенә перловканы салабыз.

Әлеге катнашмага 10-15 данә кара борыч, 2 стакан су, 400 грамм көнбагыш мае, 6 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз, 2 данә лавр яфрагы һәм дә 150 грамм уксус салабыз.45 минут пешерәбез дә, банкаларга тутырып куябыз. Бик тәмле килеп чыга.

Фото: bee-master.ru

Кышкылыкка – рассольник
Кышкылыкка – рассольник
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: