Барлык яңалыклар
Аш-су
5 август 2022, 07:53

Помидорлы кыяр салаты

Әлеге салат кышкы салкыннарда күңелләрегезгә ямьле җәй кәефен өстәр!

Помидорлы кыяр салаты
Помидорлы кыяр салаты

Кышкылыкка тагын бер шәп рецепт!

2 килограмм помидорны иттарткыч аша чыгарып, шуңа бер аш кашыгы (өеп) тоз, 1 стакан үсемлек мае, 1 стакан шикәр комы салабыз. Ярты сәгать кайнатабыз. Кайнап торган катнашма өстенә 4,5 киограмм боҗралап туралган кыяр салабыз. Кайнап чыккач, ваклап туралган өч тырнак сарымсак кушабыз. 1 аш кашыгы уксус салып, 15 минут кайнатабыз. Соңыннан стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябабыз.

Әлеге салат кышкы салкыннарда күңелләрегезгә ямьле җәй кәефен өстәр!

Фото: vosadu-li-vogorode.ru

Помидорлы кыяр салаты
Помидорлы кыяр салаты
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: