Барлык яңалыклар
Аш-су
2 август 2022, 08:20

Тозлау өчен маринадлар

Кыяр белән помидорны кышкылыкка саклау өчен иң үтемле чара – тозлау, яки маринадлау. Ләкин һәр яшелчә өчен моның рецептлары төрле.

Тозлау өчен маринадлар
Тозлау өчен маринадлар

Түбәндәге язма сезне татлы-ачы маринадлар әзерләү серләренә өйрәтер.

Кыяр өчен. Бер литр суга 1,5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр алына. Шуңа 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстәлә, җаныгыз теләгәнчә, тәмләткечләр кушыла.

Помидор өчен. Бер литр суга 1 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр алына. Шуңа 2,5 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе кушыла. Тәмләткечләрнең күләме – үз ихтыярыгызда.

Ассорти өчен. Бер литр суга 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр алына. Шуңа 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстәлә, җаныгыз теләгәнчә, тәмләткечләр кушыла.

Ашыгыз тәмле булсын!

Фото: "Тулпар"журналы архивыннан.

Тозлау өчен маринадлар
Тозлау өчен маринадлар
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: