Барлык яңалыклар
Аш-су
15 июль 2022, 11:10

Җир җиләгеннән тәмле как!

Җир җиләгеннән мең төрле татлы ризык әзерләп була. Түбәндә – шуларның берсенең рецепты.

Җир җиләгеннән тәмле как!
Җир җиләгеннән тәмле как!

Бу какны ясау өчен бер килограмм җир җиләге, ярты лимон, 300 грамм шикәр комы, 1 стакан су, 2 чәй калагы үсемлек мае кирәк.

Җиләкләрне яхшылап юып, төпләреннән тазартканнан соң, алюмин кәстрүлгә салабыз. Лимонны икегә бүлеп, яртысының суын җиләк өстенә сыгабыз һәм су өстибез. Уртача ут өстендә су кайнап чыкканчы пешереп алабыз. Соңрак сүрән утта тагын 10-12 минут тотабыз. Бу вакыт эчендә җиләкләр суын чыгарачак һәм изелә башлаячак, шулай да пешеп бетмәгән булачак әле. Ә менә кәстрүлдәге су кайнап бетә диярлек. Җиләкләр көймәсен өчен, аларны вакыт-вакыт болгатып алырга киңәш ителә.

Шушы вакытта духовканы 150 градус кайнарлыкта җылытырга кирәк. Ә кайнар җиләк массасын яхшылап төеп һәм болгатып, яки блендерда әйләндереп алганнан соң, куерту өчен, шикәр комы өстибез. Шикәр комы тулысынча эреп беткәнче, 4 минут тирәсе, катнашманы бертуктаусыз болгатабыз. Таба өстенә пергамент кәгазе җәеп, шуның өстен майлап куябыз. Соңрак кәгазь өстенә сак кына, юка гына итепҗиләк катнашмасын салыгыз.

Зур калак ярдәмендә массаны тигез итеп бөтен кәгазь өслегенә җәябез. Аның калынлыгы бер сантиметрдан да артык булмаска тиеш. Калынлыгы никадәр азрак – как та шуның кадәр тизрәк кибәчәк. Духовканың ишеген ачып, шунда 4-6 сәгать буена киптерәбез. Мичнең ишеген япсак, ул кипмәячәк, ә пешәчәк. Моны исегездә тотыгыз.

Фото: attuale.ru

Җир җиләгеннән тәмле как!
Җир җиләгеннән тәмле как!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: