Барлык яңалыклар
Аш-су
24 гыйнвар 2022, 12:09

Кыздырылган куян ите

Галимә һәм җәмәгать эшлеклесе Альбина Габит кызы ХӘЛИУЛЛИНАдан бик шәп рецепт!

Кыздырылган куян ите
Кыздырылган куян ите

Куян ите деликатес исәпләнә, ул элек-электән аксөякләр ризыгы дип саналган. Җитмәсә, ул бик файдалы диетик ризык, табиблар аллергия чире белән җәваланучыларга, организмы башка төрле итне үзләштермәгән кешегә, гадәттә, куян ите ашарга киӊәш итә. Чөнки ул тәмле, йомшак булуы белән генә түгел, ә холестеринсыз булуы белән дә аерылып тора. Куян итеннән бәлеш тә тәмле килеп чыга. Алма, суган кушып духовкада пешергәндә куян ите тагын да тәмләнә, хуш ис бөркеп тора. Сезнеӊ бәйрәм табынына тагын бер рецепт.

1 түшкә куян,

2-3 баш суган

3-4 алма

1-2 аш кашыгы горчица

2 стакан кефир,

үсемлек мае

тәмләткечләр

тоз, борыч

Куян түшкәсен кисәкләргә ваклап боҗралап туралган суган белән бер савытка салабыз. Тоз, борыч сибәбез һәм өстенә кефир агызып 7-10 сәгатькә салкын урынга куябыз.  

Алманы зур гына бүлемнәргә бүлгәләп ит белән аралаштырып үсемлек мае сыланган табага тезәбез. Ит өстенә бераз горчица сылыйбыз, савытта калган маринадны агызып, суганын да тигезләп ит өстенә таратып чыгабыз. Табаны кыздырылган духовкага 180-200 градуска бер сәгать чамасы вакытка пешерергә куябыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Кыздырылган куян ите
Кыздырылган куян ите
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: