Барлык яңалыклар
Аш-су
30 декабрь 2021, 10:41

Гүзәл УРАЗОВАдан – Яңа ел табынына каз рецепты!

Ягез, популяр җырчы рецепты буенча әзерләнгән каздан без дә авыз итеп карыйк. Яңа ел табыннарыбызның күрке булсын ул!

Гүзәл УРАЗОВАдан – Яңа ел табынына каз рецепты!
Гүзәл УРАЗОВАдан – Яңа ел табынына каз рецепты!

— Бер елны “Татарстан-Яңа гасыр” каналының “Секреты татарской кухни” тапшыруында Яңа ел алдыннан каз пешерергә өйрәттем, — дип сөйли җырчы Гүзәл УРАЗОВА. — Шул елны безгә кунаклар барысы да диярлек каз алып килгән иде. Һәм “Уразовача каз” дигән рецепт барлыкка килде.

Башта казны 10-12 сәгать тозлы суда (10 литр суга 1,5 килограмм тоз кирәк) тотабыз. Шуннан соң аджика, майонез, сарымсак, тоз, борыч кушылган катнашма белән казның эчен-тышын яхшылап сылыйбыз. Алманы дүрткә бүлеп, әрчелгән бәрәңгене эре итеп турап, берничә караҗимешне казның эченә тутырабыз. Эчлек чыкмасын өчен, казның аякларын җеп белән бергә бәйләп куябыз. Җиңсәгә (рукав) тыгып, духовкада ике сәгатькә якын пешерәбез.

Ягез, популяр җырчы рецепты буенча әзерләнгән каздан без дә авыз итеп карыйк. Яңа ел табыннарыбызның күрке булсын ул!

Фото Гүзәл Уразованың “Инстаграм”дагы сәхифәсеннән алынды.

Гүзәл УРАЗОВАдан – Яңа ел табынына каз рецепты!
Гүзәл УРАЗОВАдан – Яңа ел табынына каз рецепты!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: