Барлык яңалыклар
Аш-су
15 декабрь 2021, 13:46

Томалап пешерелгән куян ите

Куян пешерә беләсезме? Белмәсәгез, өйрәтербез!

Томалап пешерелгән куян ите
Томалап пешерелгән куян ите

КИРӘК БУЛАЧАК:

150 грамм куян ите;

10 грамм сары май;

40 грамм каймак;

40 грамм кишер;

25 грамм башлы суган;

15 грамм томат пастасы;

Шулпа;

Тоз;

Борыч

ЭШ БАРЫШЫ:

Эшкәртеп яхшылап юылган куян түшкәсен өлешләргә бүләләр. Һәр кисәкне тоз, борыч сибеп ышкыйлар да табада кыздырып алалар. Аннары, тирән кәстрүлгә бушатып, боҗралап туралган башлы суган һәм, түгәрәкләп турап, бер-ике кишер, ит шулпасы салып, сүрән утка пешерергә куялар. Шулпа кайнап чыккач, каймак, томат пастасы өстәп, кәстрүлне нык итеп ябып, әзер булганчы томалап пешерәләр.

Куянны чуен белән мичкә куеп та пешерергә була. Ул чагында чуенга бөтен нәрсәне берьюлы чи килеш салалар, шулпа өстиләр, тоз, борыч сибәләр һәм, өстен ябып, мичкә куялар.

Шулай әзерләнгән итне кайнар килеш, куе яшелчә соусы белән бирәләр. Аерым савытта эре итеп турап кыздырган бәрәңге куярга мөмкин.

Чыганак: https://tyk.tatar/recipe/

Томалап пешерелгән куян ите
Томалап пешерелгән куян ите
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: