Барлык яңалыклар
Аш-су
23 ноябрь 2021, 10:42

Тулма (голубцы)

Төшке аш вакыты җитеп килә. Өстеннән пар бөркелеп торган тулма өстәлегезнең күрке булыр.

Тулма (голубцы)
Тулма (голубцы)

КИРӘК БУЛАЧАК

200 грамм кәбестә;

100-120 грамм сөяксез ит;

15 грамм дөге;

20 грамм суган;

10 грамм сары май;

10 грамм томат пастасы;

50 грамм каймак;

50 грамм соус;

Тоз;

Борыч;

Дәфнә (лавр) яфрагы.

 

ЭШ БАРЫШЫ

Яфраклары бер-берсеннән җиңел аерыла торган, артык тыгыз булмаган башлы кәбестә алалар. Зур яфракларның уртадагы каты җирен тигезләп кисәләр. Яфракларны кайнап торган тозлы суда 5-10 минут кайнатып алалар һәм иләктә саркыталар.

Симез сарык яисә сыер итен, суга кушып, иттарткычтан чыгаралар, аннары тоз, борыч сибеп болгаталар. Иткә бүрттерелгән дөге кушалар (теләгән кеше тары ярмасы куша ала) һәм болгаталар. Фаршка майда кыздырылган суган өстәргә мөмкин.

Суынган кәбестә яфраклары өстенә (калын җирләрен уклау белән тигезлиләр) дөгеле ит салалар һәм озынча итеп төрәләр. Тулманы туглаган чи йомыркага манчып алалар яисә чи йомырканы ике ягына да сөртәләр. Аннары кайнар майлы табада бераз кыздырып алалар, сай кәстрүлгә яки зур табага тезеп, өстенә махсус әзерләнгән соус сибәләр, дәфнә яфрагы салалар һәм 30-40 минут томалап пешерәләр.

Соус болай әзерләнә: майны эретәләр дә, туралган кишер, суган, помидор яисә томат пастасы салып, ут өстенә куялар, бераздан су, тоз, каймак, борыч өстиләр һәм 10-15 минут пешерәләр.

Һәр кешегә икешәр тулма салып, соус сибеп бирәләр.

Чыганак: https://tyk.tatar

Тулма (голубцы)
Тулма (голубцы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: