Барлык яңалыклар
Аш-су
16 ноябрь 2021, 10:30

Кыздырылган бозау ите

Кыш җитте. Авылларда сугым чоры башланды. Иттән өстәлләр сыгылып тора. Нәрсә пешерергә? Бүген сезнең игътибарга бозау итеннән яңа рецепт тәкъдим итәбез.

Кыздырылган бозау ите
Кыздырылган бозау ите

КИРӘК БУЛАЧАК:    

100 яки 500 грамм бозау ите;

30 грамм кишер;

35 грамм башлы суган;

150 грамм бәрәңге;

тоз;

борыч.

ЭШ БАРЫШЫ

Бозау итен, салкын суда әйбәтләп югач, кисәкләргә (плитәдә кыздырганда 100 граммлы, ә мичтә кыздырганда 500 граммлы итеп) бүләләр дә тоз сибәләр. Бозау итен артык зур булмаган сөякләре белән дә кыздырырга мөмкин. Табаны кыздырып майлыйлар һәм ит кисәкләрен тезәләр. Итне әледән-әле әйләндергәләп, өстенә табадагы майлы шулпаны сибеп торалар.

Аны мичтә кыздырганда, капкачлы тирән табага май белән бераз су салалар һәм, итне тезгәч, мичкә куялар. Уртача кызулыктагы мичтә бозау ите 1-1,5 сәгатьтә пешеп җитә. Иткә дә, шулпага да бераз тоз, борыч сибәләр. Шул арада итне бер-ике тапкыр мичтән алып, өстенә табадагы майлы шулпаны сипсәң, ит йомшаграк була.

Пешкән бозау итен юка гына телемләп турыйлар да тәлинкәгә матурлап тезәләр, өстенә кыздырганда чыккан майлы шулпаны сибәләр, түгәрәкләп турап, аерым савытта кыздырган кишер белән суганны тезеп чыгалар. Бозау итен табынга үзен генә яисә эре итеп турап кыздырган бәрәңге белән бирәләр.

Чыганак: https://tyk.tatar

Кыздырылган бозау ите
Кыздырылган бозау ите
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: