Барлык яңалыклар
Аш-су
19 октябрь 2021, 10:50

“Казан” кәтлите

Хуҗабикәләргә бүген төшке ашка әзерләргә менә дигән ризык!

“Казан” кәтлите
“Казан” кәтлите

КИРӘК БУЛАЧАК:

130-150 грамм ит;

1-2 йомырка;

25 грамм башлы суган;

15 грамм май;

130 грамм бәрәңге;

20 грамм җиләк-җимеш;

20 грамм атланмай;

Тоз;

Борыч;

Яшел тәмләткечләр.

ЭШ РӘВЕШЕ:

Сыер яисә бозау итенең сөяксез йомшак җирен суган белән бергә иттарткычтан ике кат чыгаралар да, тоз, борыч сибеп, йомырка сыткач, яхшылап болгатып изәләр. Әзер итне, бүлгәләп, кабартма кебек җәяләр һәм һәркайсына эчлек салалар.

Эчлек әзерләү өчен йомырканы каты итеп пешереп ваклыйлар, суганны вак кына турап майда кыздырып алалар да, тоз, борыч сибеп, барысын бергә болгаталар.

Эчлек салган ит кабартмаларыннан сумса шикелле итеп озынча кәтлит ясыйлар. Кәтлитләрне чи йомырка белән майлагач, вак кына итеп туралган күмәчтә әвәлиләр һәм майда йөздереп кыздыралар, аннары аз гына духовкага куеп алалар.

Пешкән кәтлитне бизәкләп кисеп, кыздырган ипи кисәге өстенә куялар, янына кыздырган бәрәңге, консервланган җиләк-җимеш салалар,  яшел тәмләткечләр белән бизиләр. Табынга чыгарганда кәтлит өстенә бер кисәк атланмай куялар яисә савытта томат соусы бирәләр.

Чыганак: https://tyk.tatar

“Казан” кәтлите
“Казан” кәтлите
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: