Барлык яңалыклар
Аш-су
12 октябрь 2021, 09:42

Сарык итеннән калҗа (рулет)

Әйдәгез, янә аш төрләндереп алыйк әле! Бүген без сезнең белән сарык итеннән калҗа (рулет) әзерләрбез.

Сарык итеннән калҗа (рулет)
Сарык итеннән калҗа (рулет)

КИРӘК БУЛАЧАК:

160 грамм сарык ите;

20 грамм сарымсак;

5 грамм аш серкәсе;

10-15 грамм май;

15 грамм кишер;

15 грамм башлы суган;

Дәфнә (лавр) яфрагы;

Тоз;

Борыч.

ӘЗЕРЛӘҮ ТӘРТИБЕ:

Сарыкның түш һәм кабырга итен сөяктән аерып алгач, 2 сантиметр калынлыкта калдырып, ярыдан һәм маеннан беркадәр арындыралар. Итнең ике ягына да тоз һәм борыч сибеп, 3 сәгать салкын урында тоталар. Аннары тагын тоз, борыч сибәләр, төелгән сарымсак белән яхшылап ышкыйлар һәм аз гына аш серкәсе өстиләр. Шулай әзерләнгән итне рулет рәвешендә төрәләр дә, колбаса бәйләгән шикелле, бау белән бәйләп, пешәр-пешмәс хәлгә җиткәнче майда кыздыралар. Шуннан соң итне тирән савытка салып, шулпа өстиләр, туралган башлы суган белән кишер, дәфнә (лавр) яфрагы салалар, өстен каплап, томалап пешерәләр.

Калҗаны табынга, колбаса кебек кисеп, кайнар килеш тә, салкын килеш тә куялар.

Чыганак: https://tyk.tatar/

Сарык итеннән калҗа (рулет)
Сарык итеннән калҗа (рулет)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: