Барлык яңалыклар
Аш-су
3 октябрь 2021, 09:48

Татарча азу пешерәбез

Азу – сыер, сарык, яисә яшь ат итеннән яшелчәләр кушып пешерелә торган искиткеч тәмле ризык. Көзге салкын көннәрдә ул сезнең тәнегезне дә, җаныгызны да җылытачак!

Татарча азу пешерәбез
Татарча азу пешерәбез

Кирәк булачак:

150-160 г ит

16 г сары май

15 г томат пастасы

50 г тозлы кыяр

150 г бәрәңге

35 г башлы суган

35 г кишер

Сарымсак

Тоз

Борыч

Эш барышы:

Сыер, сарык яисә яшь ат итенең сөяксыз йомшак җирен 2 см киңлектә һәм 4 см  озынлыкта турыйлар да кызган майлы табада әйбәтләп кыздырылар.

Кыздырылган ит кисәкләрен кәстрүлгә тутырып, тоз, борыч сибәләр, турап кыздырылган суган, шулпа, бер кашык томат пастасы яисә кискәләп кызыл помидор өстиләр һәм 30-40 минут томалап пешерәләр.

Эре генә яисә шакмаклап турап, пешәр-пешмәс итеп аерым кыздырылган бәрәңгене кәстрүлдәге ит янына салып, кабыгы әрчелгән һәм эче чистартылган, телемләп туралган һәм, пешереп алган тозлы кыяр өстәп, сүрән утта томалап пешерәләр.

Әзер азуны әйбәтләп болгаткач, тәлинкәләргә бүләләр дә өстенә яшел тәмләткечләр, туралган сарымсак сибәләр һәм, табынга чыгаралар.

Азуны сарык итеннән әзерләгәндә, юка гына итеп түгәрәкләп туралган кишер өстәп, томалап пешерергә мөмкин.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Чыганак: https://tyk.tatar

Татарча азу пешерәбез
Татарча азу пешерәбез
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: