Барлык яңалыклар
Аш-су
7 август 2021, 11:01

Томат пастасын өйдә ясыйбыз!

Яшелчә-җимешнең бакчаларда ишелеп уңган мәле. Аларны кышкылыкка саклау хәстәрен күрергә кирәк. Бүген без сезгә өйдә, бернинди химиясез ясалган томат пастасы рецептын тәкъдим итәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Томат пастасын өйдә ясыйбыз!
Томат пастасын өйдә ясыйбыз!

КИРӘК БУЛАЧАК:

3 килограмм помидор;

600 грамм алма;

2-3 баш эре суган;

4-5 тырнак сарымсак;

шикәр комы, тоз, борыч, лавр яфрагы, укроп орлыклары һәм сабаклары, алма серкәсе.

ӘЗЕРЛӘҮ ТӘРТИБЕ:

Помидор, алма, суган, сарымсакны эре итеп турап, барысын бергә кайнатырга куябыз. 2 аш кашыгы шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, тәменчә борыч, лавр яфрагы, укроп өстәп, 1 сәгать буена кайнатабыз. Үзегез теләгән башка тәмләткечләрне дә өстәргә мөмкин. Әзер массаны, бераз суынгач, вак тишекле иләк аша төеп чыгарабыз. Шуңа 50-70 миллилитр алма серкәсе салып, масса өчтән бер өлешкә кимегәнче кайнатабыз. Соңыннан стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз да, тимер капкачлар белән ябып куябыз. Бик куе һәм матур төстә килеп чыга.

Рецепт авторы: @sabirovalyaysan.

Чыганак: https://vk.com/tatarshlari.

Фото: vosadu-li-vogorode.ru.

Томат пастасын өйдә ясыйбыз!
Томат пастасын өйдә ясыйбыз!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: