Барлык яңалыклар
Аш-су
2 август 2021, 11:29

Ташкабактан – татлы кайнатма!

Ташкабактан (кабачки) пешерелгән төрле ризыклар турында белсәм дә, аңардан татлы кайнатма ясап, шуның белән рәхәтләнеп чәй эчеп булуы турында ишеткәнем юк иде әле. Хәзер белдем. Искиткеч тәмле! Рецепты – түбәндә!

Ташкабактан – татлы кайнатма!
Ташкабактан – татлы кайнатма!

Ташкабак кайнатмасы (варенье) әзерләү өчен безгә түбәндәге яшелчә-җимешләр кирәк булачак:

– Ике яңа өлгергән ташкабак (кабачки);

– 600 грамм шикәр;

– 200 миллилитр (бер стакан) су;

– Бер зур лимон;

– 100 грамм чистартылган әстерхан чикләвеге;

– 200 грамм өрек (курага).

Әзерләү тәртибе түбәндәгечә:

– Ташкабакларны юып, орлыкларыннан чистартып, бүлгәлибез.

– Өрекне (курага) төнгә суга салып калдырабыз, соңыннан юып, кискәлибез.

– Әстерхан чикләвекләрен шулай ук бүлгәлибез, ләкин он ясамыйбыз.

– Кәстрүлгә 200 миллилитр су салабыз, шунда шикәрне эретәбез. Соңыннан плитәгә куеп, кайнатып чыгарабыз һәм 5 минут буена сироп кайнатабыз.

– Сиропка ташкабакларны (кабачки) салып бутыйбыз һәм 10 минут кайнатабыз.

– Өрекне (курага) өстәп, плитәнең кызуын киметеп, болгата-болгата янә 10 минут кайнатабыз.

– Лимонны тышы белән кырып (терка аша үткәреп), кайнатмага өстибез һәм янә 15 минут буена кайнатабыз.

– Кәстрүлне уттан алып, вакланган чикләвекләрне салабыз һәм өстәлдә суытырга калдырабыз.

– Варенье тәмам суынып беткәч, аны янә кайнатып чыгарабыз һәм кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябып куябыз.

Кышкылыкка татлы ризык әзер. Аны суыткычта сакласагыз, яхшырак булыр. Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: https://doma-vkusnee.ru

Ташкабактан – татлы кайнатма!
Ташкабактан – татлы кайнатма!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: