Барлык яңалыклар
Аш-су
29 июль 2021, 10:24

Аджика – аждаһа түгел!

Июль ахыры. Бакчаларда яшелчә-җимеш өлгереп килә. Аларны эшкәртеп, кышкылыкка саклау хәстәрен күрергә кирәк. Бүген без сезне Кавказ халыкларының милли ашы – аджика әзерләү серләренә өйрәтербез.

Аджика – аждаһа түгел!
Аджика – аждаһа түгел!

Аджика помидор, борыч, сарымсактан ясала. Сезгә 1 килограмм помидор, 2 баш сарымсак, 2 кузак кызыл борыч (чили),  0,5 килограмм татлы борыч (болгар борычы), 1,5 аш калагы тоз, 3 аш калагы шикәр кирәк булачак.

Эшләү тәртибе бик гади. Барлык яшелчәләрне дә бергә кушып, иттарткыч аша үткәрәсең, аннары шикәр һәм тоз өстәп, кайнатып чыгарасың һәм 20 минут буена кайнатасың. Соңыннан әзер аджиканы стерилизацияләнгән банкаларга салып, һава кермәслек итеп ябып куярга кирәк.

Бу ашның үзенчәлеге шунда – аны әзерләү өчен аш серкәсе (уксус) кирәкми. Димәк, ашказаны авырулары белән җәфаланучылар аны рәхәтләнеп ашый ала. Чама белән, әлбәттә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: https://i.ytimg.com

Аджика – аждаһа түгел!
Аджика – аждаһа түгел!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: