Барлык яңалыклар
Аш-су
8 июль 2021, 10:49

Кыярны бер сәгатьтә тозлыйбыз!

Бакчаларда җәйнең төп ашы – кыяр өлгерә башлады. Тик аның үзен генә кимереп йөрү барыбер туйдыра. Шуңа күрә 1 сәгатьтә әзер була торган кыяр тозлау рецепты тәкъдим итәбез.

Кыярны бер сәгатьтә тозлыйбыз!
Кыярны бер сәгатьтә тозлыйбыз!

КИРӘК:

1 килограмм кыяр өчен:

Шикәр – 2 аш кашыгы;

Тоз – 2 чәй калагы;

9 процентлы аш серкәс (уксус) – 2 аш кашыгы;

Сарымсак – 9-10 тырнак;

Үсемлек мае – 100 миллилитр;

Укроп – теләгәнчә.

ӘЗЕРЛӘҮ ТӘРТИБЕ:

  1. Җылымса су белән кыярларны яхшылап юабыз. Очларын кисеп, урталайга бүләбез. Ә аннан соң һәр яртысын тагын 4 өлешкә бүләбез. Шул рәвешле алар бик тиз маринадланачак һәм бер сәгатьтән соң ук өстәл түрендә утырачак.
  2. Хәзер туралган кыярлага тоз, шикәр комы өстибез. Шунда ук вакланган сарымсакны да салабыз. Укроп һәм башка тәмләткечләрне дә өстәп, барысын да әйбәтләп болгатырга кирәк.
  3. Ике аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салып, тагын болгатабыз. Серкәне лимон уты белән дә алыштырырга мөмкин.
  4. Иң мөһим ингредиентларның берсе – үсемлек мае. Аны яхшылап җылытырга кирәк (тик кайнап чыкмасын!) – май кайнар булырга тиеш.
  5. Кыярга кайнар майны салып яхшылап бутыйбыз.
  6. Кыярның өстен каплап, бер сәгатькә суыткычка куябыз.

Фото: koolinar.ru

Кыярны бер сәгатьтә тозлыйбыз!
Кыярны бер сәгатьтә тозлыйбыз!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: