Барлык яңалыклар
27 декабрь 2021, 12:22

Ярты халык – пенсионер

 146 миллион халык яшәгән илдә  эшкә яраклы 81 миллион кеше бар.

Ярты халык – пенсионер
Ярты халык – пенсионер

Русия Президенты Владимир Путин  күптән түгел матбугат конференциясе уздырган иде. Анда ул демографияга да кагылды:

– Безнең алда торган иң мөһим проблемаларның берсе –демография өлкәсендәге мәсьәләләр. Ул гуманитар күзлектән дә, геосәяси күзлектән дә уңай түгел. 146 миллион халык яшәгән илдә эшче куллар җитмәү икътисади күзлектән караганда да зыянлы. Бездә хәзер эшкә яраклы 81 миллион кеше бар. Без моны 2024, 2030 елга җитди арттырырга тиеш. Бу – икътисади үсеш факторларының берсе, – диде Владимир Путин.
Ул вакциналау турында да фикерләрен белдерде:

– Русиядә күмәк иммунитет бүген 59,4 процент тәшкил итә. Авырып киткән гражданнарыбыз да, прививкаланучылар да бар. Бездә 70 миллионга якын кеше беренче прививканы ясатты. Тик бу гына җитәрлек түгел, безгә  80 процент күмәк иммунитет кирәк. Киләсе елда, беренче квартал ахырында – икенче кварталда булса да, без бу дәрәҗәгә ирешербез дип өметләнәм, – диде Владимир Путин.

 

Фото: domstrousam.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: