Барлык яңалыклар
14 декабрь 2021, 15:17

Белем пәйгамбәре

Чиркәү календаре буенча 14 гыйнварда Наум көне билгеләнә.

Белем пәйгамбәре
Белем пәйгамбәре

Наум пәйгамбәр христиан динендә гыйлем, кешеләрнең фәннәргә омтылышы белән идарә итүче булып исәпләнә. Элек бу көнне ата-аналар балаларын карт остазларга укырга-язарга өйрәтергә биргәннәр.

Әниләре баланы укырга мотлак елап озатырга тиеш булган. Моның сәбәпләре дә ачык: остаз шәкертенең арт санына өч тапкыр камчы белән сугып кабул иткән. Балалар исә аны өч тапкыр баш иеп сәламләгәннәр. Биргән белемнәре өчен ата-ана укытучыларга тавык, йомырка, карабодай ярмасы кебек азык-төлек белән түләгән.

Наум көне белән бәйле күптөрле халык сынамышлары яши. Әйдәгез, сынап карыйк!

Наум көнендә каргалар каркылдый башласа, буран көт.

Төнге күктә йолдызлар күп булып, якты янса, тиздән салкыннар киләчәк.

Наум көнендә этләр өрә-өрә карлыгып бетсә, кар явуын көт.

Бу көнне җил төньяктан иссә, яки юнәлешен көньяктан көнбатышка үзгәртсә, тиздән салкыннар киләчәк.

Куян эзләре өненнән ерак китмәсә, тиздән кар явачак.

Белем пәйгамбәре
Белем пәйгамбәре
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: