Барлык яңалыклар
17 ноябрь 2021, 21:19

Башкортстан татар конгрессы башы Заһир Хәкимов җанисәп турында

Заһир Хәкимовның  җанисәп барышын күзәтү һәм мониторлау  төркеменә шалтыратулар булганмы?

Башкортстан татар конгрессы башы Заһир Хәкимов җанисәп турында
Башкортстан татар конгрессы башы Заһир Хәкимов җанисәп турында

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе, республика парламенты депутаты Заһир Хәкимов  җанисәп барышын күзәтү һәм мониторлау өчен эшче төркем оештырылуын хәбәр иткән иде. Аның сүзләренә караганда, халык аларга мөрәҗәгать итүдә бик сүлпәнлек күрсәткән:

 

“Эшче төркемгә нибары кырыкка якын кеше шалтыратты. Күпчелеге җанисәп сорауларына ничек җавап бирергә, сан алучы белән ничек бәйләнешкә керергә дигән кебек сораулар  буенча бәйләнешкә керде. Җанисәп алучы тутырган мәгълүматларны тикшереп булу-булмавы белән кызыксынучылар да булды. Соңгы көннәрдә халык санын алучылар килмәве уңаеннан борчылып шалтыратучылар булды. Без республика, район статистика идарәлегенә хәбәр итеп, халык исәбен алучыларны җибәрттек. Мин милли мәсьәләдә сораулар, дәгъвалар булыр дип көткән идем. Ләкин милләт күрсәтү һәм башка мәсьәләләрдә хәрәмләшүләр булуы турында сораулар булмады. Бу бик гаҗәп”, диде Заһир Хәкимов.

Социаль челтәрләрдә Заһир Хәкимовның җанисәп барышын күзәтү һәм мониторлау өчен эшче төркем оештыруын тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды.

 

Фото Мунира Вафина.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: