Халык санын алу тәмамланды, ләкин нәтиҗәләр ясау дәвам итә. Башкортстанда җанисәп барышында барлыгы 4 миллион 100 меңнән артык кешедән бюллетень сорауларына җавап алынган. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров 15 ноябрь узган хөкүмәт утырышында белдерде. Башкортстан статистика идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада барлыгы 4 миллион 14 меңгә якын кеше яши. Ягъни җанисәптә республикада яшәүчеләрдән дә күбрәк кеше катнашкан. Моны республиканың статистика комитеты рәисе Әкрәм Ганиев Ямал һәм Ханты-Манси кебек төбәкләрдә эшләп, шунда исәптә торып пенсиягә чыгучы вахтачыларның катнашуы белән аңлатты.
Җанисәп бик яхшы узган. Шулай дип Нефтекама шәһәрендәге 27нче исәп алу бүлеге контролеры Гөлшат Мөбәрәкова исәпли:
“Чарада халыкның 98-99 проценты катнашты дип исәплим.
Милләткә килгәндә, татар, урыс, башкорт милләтләре күпчелек булды. Аларның нисбәтен әйтеп булмый, бер чама.
Кызыклы гына хәлләр дә булгалады. Мәсәлән, бер гаиләдә хатыны – татар, ире – мари, балаларын урыс дип яздырдылар. Без аларга ни өчен алай итәсез дип сорау бирә алмыйбыз, чөнки бу аларның үз эше. Бер гаиләдә 5 милләт вәкиле яши булып чыкты. Ире – татар, хатыны – урыс, уллары башкорт кызына өйләнгән. Бер кызлары мари егетенә, икенчесе вьетнамга тормышка чыккан. Чын интернациональ гаилә.
Аллаһка шөкер, бу чараны уздырдык”, диде Нефтекама шәһәрендәге 27нче исәп алу бүлеге контролеры Гөлшат Мөбәрәкова.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА фотосы.