Төбәк җитәкчесе үзе, гаиләсе һәм шәхси хуҗалыгы турындагы сорауларга җавап биреп, электрон исәпкә алу кәгазьләрен тутырды.
– Безнең республикада бүген 4 миллионнан артык кеше исәп алуда катнашты. Бу шатландыра, чөнки чарада халык күпләп катнаша. Мин дә биш кешедән торган гаиләбезне бу исемлеккә кертергә булдым. Ике кызым зур, аерым яшиләр. Шуңа күрә Башкортстанда минем белән бергә яшәүче балаларымны гына яздым. Үземнең язма белән бер башкортны һәм ике башкорт баласын өстәдем. Улларым әле кечкенә, шуңа күрә тормыш иптәшем белән аларның милләтен башкортлар дип билгеләдек, – дип сөйләде Радий Хәбиров. – Исәп алу битендә бик кызыклы сораулар бар, аларга игътибар белән карарга, вакыт бирергә кирәк. Гражданлыгым берәү – Русия Федерациясе. Башкача була да алмый. Үзгәртмәдем, җыенмыйм, горурланам. Дүрт телдә аралашам: башкорт һәм урыс – туган телләрем, чит телләр – төрек һәм инглиз телләре.
Башкортстан Башлыгы халык санын алуны үткәрүнең мөһимлеген аерым билгеләде.
– Бу эш нәтиҗәсендә без республика халкы турында төгәл мәгълүмат алачакбыз. Бу ресурсларны дөрес бүлү өчен кирәк, — диде Радий Хәбиров. – Без миграция динамикасын да күрергә тиеш. Халык санын алу нәтиҗәсендә без барлык кирәкле мәгълүматларны да алачакбыз. Бу бик мөһим. Бюджеттан алынган һәр сум нәтиҗәле файдаланылырга тиеш. Шуңа күрә исәп алу кәгазьләрен тутырмаганнарны моны һичшиксез эшләргә чакырам.
Фото:glavarb.ru