-10 °С
Ачык
Бүгенгә Бөтенрусия халык исәбен алуда Русия халкының 63 проценты, ягъни якынча 90 миллион кеше, катнашкан. Шулардан 20 миллионы җанисәпне “Госуслуги” порталы аша үткән.
Халык исәбен алу кампаниясен электрон рәвештә үтүгә ихтыяҗ зур булуын истә тотып, Росстат “Госуслуги” порталында электрон җанисәп мөмкинлеген 8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр озайтты. Шулай итеп, хәзер өйдән чыгып, коронавирус эләктерүдән курыкмыйча, җанисәп сорауларына Интернет аша да җавап бирергә мөмкин. Илкүләм кампаниядән читтә калмыйк, дуслар!
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.