Куркыныч заманда яшибез. Ковид зәхмәте котыра. Тирә-ягыбызда шикле бәндәләр, алдакчылар да шактый. Шуңа күрә дә күпләр таныш булмаган бәндәләрне өйләренә кертергә дә шикләнә. Хәтта алар җанисәп алып йөрүчеләр булса да. Шөкер, хәзер җанисәпне иркенләп өйдә, “Госуслуги” сайты аша үтәргә дә мөмкин. Бу быелгы халык исәбен алу процедурасының иң мөһим яңалыгы булып тора.
Электрон исәп алуда сезгә 40 сорау бирелә. Беренче биттә гаилә башлыгына кагылышлы сораулар урнаштырыла, башкаларында аның белән бергә яшәүчеләр турында мәгълүмат бирергә кирәк. Паспорт мәгълүматлары кертү кертү таләп ителми. Әлеге сораулар гаилә әгъзаларының исем-фамилиясе, җенесе, рус телен белү дәрәҗәсе, милләте, туган теле, белем дәрәҗәсе, яшәү чыганаклары белән бәйле.
Соңгы биттә исә торлак шартларыгыз: нинди йортта яшәвегез, аның нинди материалдан төзелгәнлеге, җылыту, канализация җиһазлары, су белән тәэмин итү рәвеше, телефоныгыз барлыгы тикшерелә.
Бу мәгълүматлар илнең киләчәккә үсеш юлларын билгеләү өчен кирәк. Шуңа күрә йоклап калмыйк, дуслар. Җанисәпне 8 ноябрьгә кадәр электрон рәвештә үтик!
Фото: irkutskinform.ru