Барлык яңалыклар
21 октябрь 2021, 20:23

Дан билгесен мыскыллау

Алтай республикасында эшчеләр ком тутырылган капчыкларны Георгий тасмалары белән бәйләгән. Бу уңайдан җәнҗал купты.

Дан билгесен мыскыллау
Дан билгесен мыскыллау

Таулы-Алтай шәһәрендә эшчеләр Сухов урамындагы йортны төзекләндергәндә ком тутырылган капчыкларны Георгий тасмалары белән бәйләгән. Бу капчыкларны шәһәрдә яшәүче Галина Кулнева күреп фотога төшереп алган. Кулнева моны Инстаграмга куйган. Ул анда “Русиялеләр үз намусларын һәм горурлыкларын үзләре юкка чыгара”, – дип язган. Алтайлылар капчык авызларын Георгий тасмалары белән бәйләгән эшчеләрне тәнкыйтьләгән. Алар тасмаларны оешма хуҗасына җибәрергә тәкъдим иткәннәр. Тикшерү комитетының Алтай Республикасы буенча идарәсенең матбугат хезмәте белдерүенчә, Җиңү символын мыскыллау факты буенча тикшерү эше башланган. Русия законнарына ярашлы, хәрби дан символларын мыскыллау өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Бу канунны бозучыларга 3 миллион сумга кадәр штраф яный. Бәлки дан билгесен вакытында таратмаучыларны да җаваплылыкка тарттырыргадыр? Чөнки бер елны да аның теләүчеләргә җиткәне булмады.

 


Фото: bloknot.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: