Русиядә халык санын алулар башланды. Ул 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу ил тарихында беренче санлы җанисәп. Санлыда кәгазь анкеталар урынына исәпкә алучылар электрон планшетларда тутыра. Әмма аларның килүен көтү мәҗбүри түгел. Беренче тапкыр русиялеләр халык санын алуда мөстәкыйль катнаша алачак. Моны өйдән чыкмыйча гына, дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта да, стационар компьютердан да, мобиль кушымтада да эшләргә була. Үз-үзеңне һәм якыннарыңны исәпкә алу өчен порталда стандарт хисап язмасы да җитә, ул һичшиксез расланган булырга тиеш түгел.
Русия Президенты Владимир Путин да дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан файдаланып, чираттагы халык санын алу чарасында катнашты.
“Бөтенрусия халык санын алу бер ай, ә илнең ерак төбәкләрендә 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәкъ менә халык санын алу күрсәткечләренә таянып, дәүләт икътисад үсеше, сәламәтлек саклау, мәгариф, демография кебек социаль өлкәләрдә тагын да нәтиҗәлерәк карарлар кабул итә алачак”, – диде Владимир Путин җанисәптән соң.
Фото: Kremlin.ru