Барлык яңалыклар
17 октябрь 2021, 09:02

Владимир Путин җанисәпне «Госуслуги» порталы аша үтте

Президент дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан файдаланып (www.gosuslugi.ru), чираттагы халык исәбен алуда катнашты.

Владимир Путин җанисәпне «Госуслуги» порталы аша үтте
Владимир Путин җанисәпне «Госуслуги» порталы аша үтте

Якынча 25 минутка сузылган процедурадан соң ил җитәкчесе түбәндәгеләрне белдерде:

«Бүген, 15 октябрьдә, илебездә Бөтенрусия халык исәбен алу башлана. Ул бер ай дәвам итәчәк, ә илнең иң ерак төбәкләрендә – 20 декабрьгә кадәр.

Халык исәбен алу мәгълүматларына таянып, дәүләт икътисадны үстерү, сәламәтлек саклау, мәгариф, демография кебек социаль өлкәләрдә күпкә ышанычлырак һәм нәтиҗәлерәк карарлар кабул итә алачак.

Русия гражданнарына мөрәҗәгать итеп, бу формаль эш түгел, дип әйтәсем килә. Шул уңайдан, муниципалитеттан алып федераль дәрәҗәгә кадәрле хакимият вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, бу эшне башкаручы хезмәттәшләрегезгә һәм анда катнашучы волонтёрларга ярдәм күрсәтү – сезнең төп бурычыгыз, дип ассызыклыйм».

Чыганак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/66943

Владимир Путин җанисәпне «Госуслуги» порталы аша үтте
Владимир Путин җанисәпне «Госуслуги» порталы аша үтте
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: