Барлык яңалыклар
10 июль 2021, 14:46

Киләчәк буыннарга – вакыт капсуласы

Бүген VI Бөтендөнья фольклориадасының соңгы көне. Шул уңайдан чарада катнашучылар киләчәк фольклориадага атап хат язды һәм аны вакыт капсуласына салды.

Киләчәк буыннарга – вакыт капсуласы
Киләчәк буыннарга – вакыт капсуласы

Бүген CIOFF белән Башкортстан Республикасы халык иҗаты үзәге арасында матди булмаган мәдәни мирасны саклау, тарату һәм киләсе буыннарга җиткерү буенча хезмәттәшлек турындагы протоколга кул куелды. Документка CIOFF Президенты Филипп Боссан һәм Республика халык иҗаты үзәгенең генераль директоры Артур Алибәков кул куйды. 37 илдән килгән кунаклар бу истәлекле вакыйганың шаһиты булды.

Милли делегацияләр утырышында VI Бөтендөнья фольклориадасы оештыручылары һәм катнашучылар киләчәк буын вәкилләренә һәм VII Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларга атап мөрәҗәгатьләр язды һәм аларны вакыт капсуласына салды. Мөрәҗәгаттә киләчәккә юнәлешле изге, самими теләкләр урын алды. Капсулага һәр ил вәкиле үз традицион мәдәниятенең бер билгесен салып калдырды. Мәсәлән, CIOFF Президенты Филипп Босса капсула эченә – тәңкә, ә В.Д. Поленов исемендәге Русия Халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова – рус матрешкасын, Башкортстан Республикасының мәдәният министры Әминә Шафикова башкорт бизәнгечен төшерде.

Иртә белән VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучылары Салават Юлаев мәйданында күмәкләп фотога төште.

Бәйрәмне ябу тантанасы бүген 17.00 сәгатьтә “Торатау” Конгресс-холлы янындагы амфитеатрда башлана. Программада авиашоу, дөнья һәм Русия эстрада “йолдызлары”ның урын алачак. Бәйрәм зур фейерверк белән тәмамланырга тиеш.

Рамил НӘФЫЙКОВ фотолары.

Киләчәк буыннарга – вакыт капсуласы
Киләчәк буыннарга – вакыт капсуласы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: