Барлык яңалыклар
10 июль 2021, 08:46

Кавышу урыны – Аскын!

Фольклориада барышында румын музыканты сөйгәненә биредә тәкъдим ясаган.

Кавышу урыны – Аскын!
Кавышу урыны – Аскын!

VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучылар арасында Румыниядән килгән «Martisorul» студентлар фольклор коллективы да бар.

Ансамбль 1957 елның февралендә оешкан. 60 елдан артык вакыт эчендә халыкара конкурсларда катнашып, күпсанлы бүләкләр яулаган.

«Martisorul» коллективы репертуарында чын румын халык җырлары һәм биюләре урын ала. Фольклориадага коллективтан 33 кеше килгән. Аларга 18-60 яшь. Егетләр билгеләп үткәнчә, Аскын районында кызлар бик матур.

– Башкортстанның чиксез гүзәллеген үз күзләрем белән күрүем, шундый матур кешеләр белән танышуым белән бик шатмын, – ди Габриэла.

Коллективта өч игезәк катнаша: Михай һәм Влад, Лучман һәм Михай, Мику һәм Василь. Кайберәүләр үзләренә тормыш юлдашы табарга да өлгергән, Михай белән Андреа, Лучман һәм Анда парлашкан. Алекс белән Анда инде озак вакыт очрашып йөриләр.

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Алекс Анданың кулын нәкъ биредә, Аскында сораган. Димәк, Фольклориада дөнья халыкларын бер-берсенең мәдәнияте белән таныштырып кына калмый, күпләрне парлы да итә.

Фото: Башинформ.

Кавышу урыны – Аскын!
Кавышу урыны – Аскын!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: