Барлык яңалыклар
10 июль 2021, 22:27

Хуш, Фольклориада!

VI Бөтендөнья фольклориадасын ябу тантанасы, 1980 елда Мәскәүдә Олимпия Мишкасы белән хушлашкандагы кебек, күзләрдән яшьләр чыгарды.

Хуш, Фольклориада!
Хуш, Фольклориада!
Хуш, Фольклориада!
Хуш, Фольклориада!

Бүген кичен “Торатау” Конгресс-холлы янындагы “Ватан” этнопаркында VI Бөтендөнья фольклориадасын рәсми ябу тантанасы узды. Башкортстан Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова үз чыгышында Фольклориаданың чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелүен билгеләде. CIOFF Президенты Филипп Боссан дулкынлануын да, күңелендәге хисләр өермәсен дә яшерә алмый иде. Үз чыгышында ул әлеге бәйрәмнең, бернинди пандемияләргә дә карамыйча,  кешелекнең рухи көчен күрсәтүче тантанага әверелүен билгеләде. Әминә Шәфыйкова аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләде.

VI Бөтендөнья фольклориадасы байрагын төшергәндә, Филипп Боссанның да, күп кенә рәсми вәкилләрнең, гади тамашачыларның да күзләре яшькә тулган иде. Бу яклап Фольклориаданы ябу 1980 елгы Мәскәү Олимпиадасы талисманы – данлыклы Мишканы һава шарларында озаткандагы кебек хисләр уятты.

Хуш, Фольклориада! Башкортстан халкы сине озак искә алачак әле...

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: