Барлык яңалыклар
9 июль 2021, 12:49

Фольклориада республика буенча сәяхәтен тәмамлый

Башкортстанны иңләп-буйлап чыкканнан соң VI Бөтендөнья фольклориадасы кунаклары бүген кичен Уфага кайтачак.

Валерий Шахов  Фольклориада республика буенча сәяхәтен тәмамлый
Фольклориада республика буенча сәяхәтен тәмамлыйФото:Валерий Шахов
Фольклориада республика буенча сәяхәтен тәмамлый
Фольклориада республика буенча сәяхәтен тәмамлый

Фольклориада ахырына якынлаша. Дүрт төркемгә бүленеп, Башкортстанның район-калалары буенча сәяхәткә чыккан кунаклар бүген биредәге соңгы очрашуларын үткәреп, кичкә Уфага җыелачак.

Аерым алганда,  Белорет шәһәрендә тамашачыларга Венгрия, Кыргызстан, Черногория, Коста-Рика, АКШ, Швейцария, Албания кебек илләрнең мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге туачак. Казахстан, Австрия, Колумбия, Испания, Польша иҗат коллективлары  Ишембай районы сабан туенда

бай программа күрсәтәчәк. Словакия, Боливия, Үзбәкстан, Греция, Панама, Русия коллективлары Благовещен районында чыгыш ясаячак.Ә  Илеш районы Әзербайҗан, Хорватия, Һиндстан, Эстония, Чили, Парагвай, Бенин вәкилләрен кабул итә.

Уфада да тамашалар тынмый.18.00 сәгатьтә «Торатау» Конгресс-холл амфитеатрында Палестина, Белоруссия, Румыния, Камерун иҗат коллективлары катнашлыгында концерт программасы башланачак. Кичәнең хедлайнеры THE HATTERS төркеме булачак.

Бүген, 9 июльдә, Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Дөнья халыклары битлекләре» һәм «Дөнья халыкларының уен кораллары» дигән ике халыкара күргәзмә үз эшен тәмамлый.

Республика халкының һәм кунакларының экспозицияләрне 17.30 сәгатькә кадәр күрү мөмкинлеге бар.

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: