Барлык яңалыклар
8 июль 2021, 09:55

Бездәге күпер Мексиканыкыннан ике тапкырга озынрак

Октябрьский шәһәре янында Ык елгасы аша күперне ике сәгатьтә кичеп чыгасың, ә Мексикадагы күперне – нибары бер сәгатьтә. Фольклориада катнашучы мексикалылар өчен бу ачыш булды.  

Бездәге күпер Мексиканыкыннан ике тапкырга озынрак
Бездәге күпер Мексиканыкыннан ике тапкырга озынрак

Кичә Октябрьский шәһәре Бөтендөнья фольклориадасы мәйданчыкларының берсенә әверелде. Башкортстан һәм Татарстан чигендә урнашкан шәһәргә Боливия, Польша, Болгария, Мексика һәм Русия вәкилләре килде.

Кунакларны 2нче Балалар сәнгать мәктәбе янында каршы алдылар. Октябрьскийда яшәүче халыклар телендә аларны Халыклар дуслыгы йортының милли иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре сәламләде. Боливиядән килүчеләр – төркем директоры Роберто Сардон, милли делегат Паола Риверо һәм биюче Меркадо Селеста Башкортстанга сәфәрләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты:

– Без Боливиядән килдек. Ул - Көньяк Американың йөрәге. Боливия — күпмилләтле ил, анда 36дан артык мәдәният үзара тату яши. Без күпмилләтле программа алып килдек. «Тинку» дип аталган биюләрнең берсе Боливиянең традицион мәдәни мирасын чагылдыра. Бу көннәрдә республика буенча сәяхәт итү мөмкинлеге булу белән бәхетлебез. Башкортстан табигатенең матурлыгы, төбәкнең мәдәнияте безне таң калдырды.

Фольклориада кысаларында чит ил кунаклары үзләре өчен Русияне һәм Башкортстанны ачуын дәвам итә. Мексика бию коллективының директоры Луиз Меза, мәсәлән, беренче тапкыр гөбәдия татып караган, Русиядә урыслар гына яшәмәвен аңлаган, ә дөньядагы иң озын күпернең алар чыгыш ясаган урыннан нибары километр ярым ераклыкта урнашканын белеп шаккаткан.

– Мәдәнияткә нигезләнгән дуслык барлык милләтләрне дә якынайта, – ди Мексика делегациясе җитәкчеләренең берсе. – Барыннан да элек, бер республикада шулкадәр халыкның тыныч һәм тату яшәве, аларның үз мәдәниятләрен күрсәтүе сокландырды.

Октябрьский кунаклары Башкортстанны үз Ватаны белән чагыштырды. Шәһәрнең Башкортстан белән Татарстан чигендә урнашуы һәм ике республиканы дөньядагы иң “озын” күпер тоташтыруы алар өчен аеруча кызыклы тоелды. Аның “озынлыгы”  шуның белән аңлатыла – бу күперне ике сәгать буена “чыгасың” – Татарстан белән Башкортстан арасында сәгать аермасы шундый.

– Мексикада да мондый күпер бар. Дөрес, бездә штатлар арасында сәгать аермасы нибары бер сәгать. Шуңа күрә сезнең күпер озынрак, – дип билгеләп үтте Луиз Меза.

Фото: Башинформ.

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: