Барлык яңалыклар
7 июль 2021, 10:41

Фольклориада – Караиделдә!

VI Бөтендөнья фольклориадасы кунакларын башкорт, татар, рус һәм мари милли ихаталары каршы алды.

Фольклориада – Караиделдә!
Фольклориада – Караиделдә!

Күпмилләтле Караидел җиренә кичә Македония, Перу, Франция, Румыния, Беларусь, Фәләстин, Эквадор дәүләтләренән килгән Фольклориада кунаклары рәхим итте. Алар урындагы тамашачыларны үз халыкларының мәдәнияте, җыр-биюләре белән таныштырды. Мондый чара Караидел җирендә беренче тапкыр үтте.

Караиделлеләр дә җавапсыз калмады: милли ихаталарда чит ил кунакларын биредә яшәүче башкорт, татар, рус һәм мари халыкларының мдәниятләре белән таныштырдылар, шунда ук декоратив сәнгать күргәзмәсе эшләде. Румыния һәм Эквадор вәкилләре капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу, гер күтәрү кебек сабан туе уеннарында бик теләп катнаштылар.

Палестина һәм Беларусь иҗат коллективлары шунда ук үзара бию бәйгесе оештырдылар, шуның белән башка катнашучыларның игътибарын һәм ихтирамын яуладылар.

Фото: "Башинформ"

Фольклориада – Караиделдә!
Фольклориада – Караиделдә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: