Барлык яңалыклар
6 июль 2021, 14:14

Манижаның чыгышын көтәбез

VI Бөтендөнья фольклориадасының төп мәйданы – “Торатау” Конгресс-холлының амфитеатрында бүген данлыклы Манижа җырлаячак!

Манижаның чыгышын көтәбез
Манижаның чыгышын көтәбез

Бүген – Фольклориаданың дүртенче көне. Халык иҗаты бәйрәме кунаклары республика буенча сәяхәтен дәвам итә. Нуриман районында Польша, Греция, Панама, Казакъстан, Колумбия коллективлары чыгыш ясый. Стәрлетамак шәһәрендә Словакия, Испания, Индонезия, Мексика, Болгария мәдәниятләре белән танышырга мөмкин. Караидел районы исә Фәләстин, Франция, Белоруссия, Төньяк Македония, Перу, Эквадор, Румыния кунакларын кабул итә. “Башкорт балы” башкаласы Бөрҗәндә Кыргызстан, Венгрия, Черногория, Коста-Рика, АКШ, Швейцария, Албания вәкилләре үз халыкларының мәдәниятләре белән таныштыра.

Уфада – Халыкара фольклор фестиваленең төп майданында бүген кичен Манижа җырлаячак. Ул программаны йомгаклап куя. Аңардан тыш төп сәхнәдә Австрия, Боливия, Италиянең иҗади төркемнәре, Русия артистлары чыгыш ясаячак. Башкортстанның данлыклы “Мирас” бию ансамбле дә бүген сәхнә түрен тотачак.

Салават Юлаев мәйданына рәхим итегез, дуслар!

Фото: sevastopolfm.ru

Манижаның чыгышын көтәбез
Манижаның чыгышын көтәбез
Читайте нас: