Барлык яңалыклар
6 июль 2021, 15:40

Акбузат – Тулпарның туганы!

Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында бүген Бөрҗән районында башкорт халкының милли эпослары каһарманы – Акбузатка һәйкәл ачылды.

Акбузат – Тулпарның туганы!
Акбузат – Тулпарның туганы!

Акбузат – башкорт халкының борынгы тарихын, мәдәниятен, кыскасы, асылын билгеләп торучы рухи символ ул. Бу яклап, ул татарның Тулпарына якын. Шуңа күрә әлеге яңалык безнең өчен – “Тулпар” журналы хезмәткәрләре өчен аеруча кадерле.

Башкорт эпосларында, мифларында, легендаларында мәңгеләштерелгән Елкычыккан күл янында оештырылган һәйкәлне ачу тантанасында CIOFFпрезиденты Филипп Боссан, Башкортстанның Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Бөрҗән районы хакимияте башлыгы Газиз Маннапов, Фольклориада кунаклары катнашты.

Кунаклар алдында “Урал-батыр” эпосын укучылар бәйгесендә җиңүче балалар чыгыш ясады. Бәйрәм тантанасында Роберт Юлдашев җитәкчелегендәге “Курайсы” төркеме һәм “Guzel-Dance” ансамбле концерты узды.

“Акбузат” монументаль-скульптур композициясен Өлфәт Кобагышев башкарып чыккан. Аның күңелендә һәйкәл төзү идеясе 1977 елда “Наука” нәшриятында “Башкорт халык эпослары” басылып чыккач ук туган булган. Һәм, ниһаять, ярты гасырга якын вакыт үтүгә бу хыял тормышка ашкан.

Һәйкәлнең гомуми биеклеге – биш, атның үз биеклеге 3,5 метр тәшкил итә.

Фото: Башинформ.

Акбузат – Тулпарның туганы!
Акбузат – Тулпарның туганы!
Читайте нас: