Барлык яңалыклар
5 июль 2021, 11:14

Фольклориадада коронавирус эләктереп буламы?

Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: бу мөмкин түгел. Моңа мин кичә Уфаның “Торатау” паркында үткән Халыкара конференциягә барып инандым. Сүзем – пандемиядән саклану чаралары турында.

Фольклориадада коронавирус эләктереп буламы?
Фольклориадада коронавирус эләктереп буламы?
Фольклориадада коронавирус эләктереп буламы?
Фольклориадада коронавирус эләктереп буламы?

Кичә VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Дөнья мәдәни мирасының бер өлеше буларак Русия Федерациясе халыкларының матди булмаган мәдәни байлыгы” дип аталган Халыкара фәнни конференция үтте. Анда мин дә чакырылган идем.

Турысын әйтим, күңелдә башта берникадәр шөбһә дә бар иде. Интернеттагы “диван белгечләре” катнашучылар белән безгә әллә нинди моңа кадәр күрелмәгән коронавирус штамнары килүе турында тәкърарлап тора бит. Ләкин шикләрем юкка булып чыкты.

Ишектән керү белән мине электрон градусник тоткан хезмәткәр каршы алды. Температурамның нормаль икәнлегенә ышангач, икенче өстәлгә җибәрде. Анда кулларымны антисептик белән эшкәрттем, йөземнең медицина битлеге белән капланган булуына карамастан, миңа тагын бер битлек бирделәр.

Ковидны “куркыту” чаралары моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Холлга керү белән янә минем тән температурамны үлчәделәр. Аның беренче ишек белән икенчесе арасында үткән ике-өч минут эчендә күтәрелмәгәнлегенә инангач, әллә газ, әллә пар белән дезинфекция үткәрелә торган махсус кабинкага кертеп җибәрделәр. Аннан мин анадан тугандагы кебек саф һәм чиста булып чыктым.

Конференциядә катнашучыларның теркәлү урынына үткәч, беренче сораган нәрсәләре вакциналаштыру турындагы таныклык булды. Аны алдан ук сумкама тыгып куйган идем. Шуны күрсәткәч кенә, мин гыйльми җыенның тулы хокуклы әгъзасына әверелдем. Әлеге процедураларны иленә, милләтенә карамастан, конференциягә килгән һәркем үтте. Залда битлек кимәгән беркем дә юк иде. Җитмәсә, битлеге дә нинди бит әле аның: Фольклориада эмблемасы төшерелгән затлы битлек!

Әйтер сүзем шул: Фольклориадага беркем дә коронавирус алып килмәде һәм “таҗлы зәхмәт”не таратып йөрми. Интернеттагы юк-барга ышанмагыз!

Валерий Шахов фотосы.

Читайте нас: