Барлык яңалыклар
5 июль 2021, 21:48

Фольклориада республика буенча атлый!

Дөньяның 37 иленнән килгән кунакларны бүген Башкортстаныбызның районнары һәм калалары кабул итә.

Фольклориада республика буенча атлый!
Фольклориада республика буенча атлый!
Фольклориада республика буенча атлый!
Фольклориада республика буенча атлый!

Бүген CIOFFның VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучылар республика буенча сәяхәткә чыкты. Дөньяның 37 иленнән килгән коллективлар 4 мәйданчыкта чыгыш ясады. Фестиваль кунакларын беренче булып Салават шәһәре кабул итте. Тамашачылар Австрия, Боливия, Словакия, Греция, Мексика, Индонезия, Русия илләренең мәдәнияте белән танышты. Камерун, Палестина, Франция, Белоруссия, Төньяк Македония, Перу, Эквадор, Румыния коллективлары Мишкә районына юл алды. Дүртөйле районы исә Әзербайҗан, Хорватия, Һиндстан, Эстония, Чили, Парагвай һәм Бениннан килгән иҗат коллективларын тальян гармун, курай моңнары, чәкчәк белән каршылады. Әбҗәлил районының Аскар авылында Венгрия, Кыргызстан, Черногория, Коста-Рика, АКШ, Швейцария, Албания кебек илләр үз мәдәниятләре һәм традицияләре белән таныштырды.

Чит ил кунакларының чыгышларын Уфа тамашачылары да күрү бәхетенә иреште. Төштән соң «Торатау» Конгресс-холлының амфитеатрында Польша, Панама, Италия иҗат төркемнәре уникаль шоу күрсәтте. Ә әлеге минутларда “Торатау”  Конгресс-холлы амфитеатрында Болгария, Испания, Казахстан, Колумбия вәкилләре катнашлыгында концерт программасы дәвам итә. Кичәнең хедлайнерлары булып Оренбург дәүләт академия халык хоры, Русия җырчысы Тина Кузнецова һәм Zventa Sventana фолк-проекты чыгыш ясый.

Фото: Башинформ.

Читайте нас: