Барлык яңалыклар
5 июль 2021, 15:17

Чечен егетләре сөйгәннәренә биеп тәкъдим ясый

Чечен егетләренә кызның йөрәген яулау өчен күп сынаулар үтәргә туры килә.

Чечен егетләре сөйгәннәренә биеп тәкъдим ясый
Чечен егетләре сөйгәннәренә биеп тәкъдим ясый

Кичә Фольклориада кысаларында Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Дөнья мәдәни мирасының бер өлеше буларак Русия Федерациясе халыкларының матди булмаган мәдәни байлыгы” дип аталган Халыкара фәнни конференция үтте. Чечен Республикасының Халык иҗаты йорты йорты җитәкчесе, Русиянең атказанган артисты Рамзан Даудовның чыгышы аеруча кызыклы булды. Ул чечен халкында егет белән кызның танышу йоласына багышланган иде.

– Хатын-кызларына ихтирамы булмаган милләт бөек яугирләр үстерә алмый, – дип башлады ул сүзен. – Бездә егетләрне һәм кызларны таныштыру өчен махсус йола бар. Ул җиде этап-баскычтан тора. Егет кеше чит кызларның кулына хәтта ялгыш кына да кагыла алмый. Бу кызның намусына тап төшерү, көчләүгә тиң гамәл итеп карала. Моның өчен кан белән җавап бирергә дә мөмкин.

Чеченнарның туй-никах йоласының нигезендә чын, саф мәхәббәт ята. Хәтта тарихның иң авыр, канкоешлы чорларында да халык мәхәббәтенә хыянәт итмәгән. Бу хакта сөйләгәндә, Рамзан Даудов кызыклы мәгълүмат китерде.

XIX гасырда Русиягә каршы баш күтәргән имам Шамилнең гаскәрләре җиңелә башлагач, халык санын арттыру өчен ул Кавказ егетләренә 15 яше тулган кызларны кияүгә алырга рөхсәт бирә. Үзара танышлык вакыты 3 көннән артмаса да мөмкин була. Тик чеченнар моның белән ризалашмый. Коръән кануннарына сыешып бетмәсә дә, алар үзләренең борынгы традицияләреннән баш тартмыйлар. Алар өчен мәхәббәт бернинди сугыш-ызгышларга да буйсынмаган изге хис булып кала.

Чечен егетләре сөйгәннәренә тәкъдимне биеп ясый. Биюдәге һәр хәрәкәт символик эчтәлекле. Алар егет йөрәгендәге хисләр өермәсен бар тулылыгы белән ачып сала. Моны докладчы белән бергә килгән “Вайнах” бию ансамбле солисты бик ачык күрсәтте.

Валерий Шахов фотосы.

Чечен егетләре сөйгәннәренә биеп тәкъдим ясый
Чечен егетләре сөйгәннәренә биеп тәкъдим ясый
Читайте нас: