-33 °С
Ачык
Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлы артындагы амфитеатрда берьюлы ике дөнья рекорды куелды. Бу хакта рәсми рәвештә Русия рекордлар китабының баш мөхәррире Станислав Коненко игълан итте. Дуслык әйлән-бәйләнендә 57 илдән килгән 2700дән артык кеше катнашкан. Алар барлыгы 71 милләткә карый.
CIOFF Президенты Филипп Боссан әлеге рекорд белән тәбрикләп, Уфаның бүген халыкара мәдәният һәм дуслык үзәгенә әверелүен билгеләп үтте. Соңыннан ул Башкортстанның Мәдәният министры Әминә Шафикова белән бергәләп рәсми рәвештә VI Бөтендөнья Фольклориадасы байрагын күтәрде.
Хәзер 10 июльгә кадәр һәр кичне биредә 37 илдән килгән фольклор коллективлары һәм танылган артистлар чыгыш ясаячак.
Фото: Башинформ