Барлык яңалыклар
4 июль 2021, 16:35

“Мосафир” дөньяны гизә

Фольклориада  – җыр-бию бәйрәме генә түгел, ә Башкортстан бренды булып китәрлек һөнәрләрне, җитештерүчеләрне дөнья күләменә чыгару ысулы да. Моны элекке коллегабыз Азамат Юлдашбаев җитәкләгән “Мосафир” күн эшкәртү остаханәсе эшчәнлеге ачык күрсәтә.

“Мосафир” дөньяны гизә
“Мосафир” дөньяны гизә

Моннан төгәл өч ел элек танылган журналист һәм шагыйрь, “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире, Шаһит Ходайбердин исемендәге премия лауреаты Азамат Юлдашбаев үз вазифасыннан китеп, эшкуарлыкка тотынгач, күпләребез аптырап калган иде. Кемнәрдер моның сәбәпләрен эзләп, әллә нинди конспирологик теорияләр дә уйлап чыгарды. Ләкин һәрчак яңалыкка омтылган коллегамның, дустымның бер урында озак утырып, күнегелгән кануннар буенча гына яши алмавына мин инанган идем инде. Республиканы шаулаткан “Кош юлы” башкорт бард-җыры фестивале, күпсанлы флешмоблар – аның тынгысыз хезмәт җимеше иде чөнки. Шуңа күрә Азаматның әлеге карарын мин тыныч кабул иттем.

Бүген VI Бөтендөнья Фольклориадасы кысаларында Уфаның Салават Юлаев һәйкәле янында оештырылган халык кәсепләре һәм һөнәрләре күргәзмәсендә “Мосафир” күн эшкәртү остаханәсе эшчәнлеге белән якыннан танышу форсаты тиде. Милли бизәкле күн сумкалар, акча янчыклары, паспорт, “права” тышлары, ачкыч савытлары – ниләр генә юк иде анда! Һәм барысы да “без – Башкортстаннан” дип, әллә каян кычкырып тора! Ни өчен дигәндә, бөтен продукция башкорт халкының милли орнаментлары, фольклориада эмблемасы белән бизәлгән.

Азамат Юлдашбаев әйтүенчә, бүген остаханәдә 15 кеше, нигездә, яшьләр эшли. Җитәкченең журналист булуы да һичшиксез ярдәм итәдер – “Мосафир” үзе җитештергән продукцияне актив рәвештә Интернет, социаль челтәрләр аша пропагандалый. Остаханәнең Instagramдагы битенә язылучылар саны Фольклориада көннәрендә 1 миллионга җитәргә тиеш.

– VI Бөтендөнья Фольклориадасы җыр-бию бәйрәме генә түгел, ә үзең җитештергән продукцияңне, милли кәсеп төрләрен менә дигән пропагандалау чарасы да, – ди Азамат Рамил улы. – Кунаклар без җитештергән күн эшләнмәләре белән кызыксына, аларны алу өчен заказлар дөньяның төрле почмакларыннан агыла. Фольклориада көннәрендә аларның саны сизелерлек артуы күзәтелә.

Шунысы да мөһим: “Мосафир” күн эшкәртү остаханәсе чималны бары тик сыналган җитештерүчеләрдән генә сатып ала. Шуңа күрә дә биредә эшләнгән сумкалар, акча янчыклары чыдам, озак еллар хезмәт итәргә тиеш.

Иманым камил, киләчәктә “Мосафир” җитештергән күн әйберләре республиканың “башкорт аты”, “башкорт балы” кебек брендлары исемлегенә керәчәк әле. Ходай исәнлеген генә бирсен.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

“Мосафир” дөньяны гизә
“Мосафир” дөньяны гизә
Читайте нас: