Барлык яңалыклар
4 июль 2021, 21:29

Иң зур әйлән-бәйлән

Әйлән-бәйләндә 57 ил вәкилләре – 2700дән артык кеше катнашты.

Иң зур әйлән-бәйлән
Иң зур әйлән-бәйлән

Бүген VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларның тантаналы йөреше узды. Ул Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры каршындагы мәйданнан Конгресс-холлга кадәр узды. Анда “Торатау” Конгресс-холлы артындагы амфитеатрда фольклориадада катнашучыларның әйлән-бәйләне узды. Кулга-кул тотынып узган әйлән-бәйләндә 57 ил вәкилләре – 2700дән артык кеше катнашты. Дуслык әйлән-бәйләне иң күп катнашучы һәм иң күп дәүләт вәкилләре катнашучылары саны буенча Русия рекорды дип игълан ителде. Бу хакта сәхнәдән CIOFF президенты Филипп Боссан һәм Русия рекордлар китабына нигез салучы һәм баш мөхәррир Станислав Коненко игълан итте.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Иң зур әйлән-бәйлән
Иң зур әйлән-бәйлән
Читайте нас: