Шушы минутларда башкалабызның “Уфа-Арена” үзәгендә алтынчы Бөтендөнья фольклориадасы ачылды. Чарадан “БСТ”, “Башкортостан 24” телеканалларында турыдан-туры трансляция алып барылды.
Тантана берничә өлештән торды. Алар “Җир”, “Җан”, “Мирас” дип аталып, һәммәсе дә халык авыз иҗатына, йолаларга, гореф-гадәтләргә нигезләнде. Сәхнә түреннән Фольклориаданың гимны да яңгырады. Аны башкаручыларның берсе – дөньякүләм танылган якташыбыз Әскар Абдразаков.
Чараның рәсми өлешендә Фольклориаданың флагы күтәрелде. Моннан берничә көн элек ул Кабарда-Балкар Республикасында урнашкан иң биек Мостай Кәрим пигына урнаштырылган иде.
Фольклориада белән бәйле чаралар бик күп. Без алар белән укучыларыбызны таныштырып барачакбыз.
Динар Кәлимуллин фотосы.