Барлык яңалыклар
3 июль 2021, 18:57

Президенттан – котлау сүзләре!

Владимир Путин VI Бөтендөнья Фольклориадасында катнашучыларны тәбрикләде.

Президенттан – котлау сүзләре!
Президенттан – котлау сүзләре!

Русия Президенты Владимир Путин Бөтендөнья фольклориадасы кунакларына, катнашучыларына, оештыручыларына видеосәлам һәм котлау телеграммасы җибәрде. Аның эчтәлеге түбәндәгечә:

“Кадерле дуслар!

Сезне Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы ачылу уңаеннан сәламләвемә шатмын. Фестиваль күпмилләтле Башкортстанда уза, аның кунакчыл җирендә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. Безнең уникаль тарихи, мәдәни, рухи мирасны саклау турында кайгырту — төп дәүләт өстенлекләренең берсе. Һәм, әлбәттә, без буыннан-буынга күчүче халык сәнгатенең бай традицияләре, фольклор коллективларының һәм талантлы башкаручыларның чагу йолдызлыгы, бөтен дөньяга танылган сәнгать һөнәрләре осталары белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Сезнең форум дуслык һәм үзара аңлашу мохитендә узар, кунакларны күп илләрдән килгән артистларның, музыкантларның, биючеләрнең үзенчәлекле иҗаты белән таныштырыр, барысына да изге, онытылмас тәэсирләр бүләк итәр дип ышанам.

Владимир Путин”.

Фото: https://funik.ru

Президенттан – котлау сүзләре!
Президенттан – котлау сүзләре!
Читайте нас: