Барлык яңалыклар
3 июль 2021, 19:33

Без – төрлебез, ләкин без бергә!

VI Бөтендөнья Фольклориадасын ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады.

Без – төрлебез, ләкин без бергә!
Без – төрлебез, ләкин без бергә!
Без – төрлебез, ләкин без бергә!
Без – төрлебез, ләкин без бергә!

– Бүген без 37 илдән килгән кунакларны каршы алабыз, – диде республика җитәкчесе. Фольклориада үзенең атмосферасы белән 1957 елда Мәскәүдә узган Бөтендөнья Яшьләр көннәрен хәтерләтә. Фольклориада һәммәбез өчен дә халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелсен. Сезгә якты тәэссоратлар һәм хис-тойгылар телим! Башкортстанга рәхим итегез!

Радий Хәбиров белдерүенчә, фольклор бәйрәменең Башкортстанда үтүе һич очраклы түгел. Чөнки биредә ике континент, Көнбатыш һәм Көнчыгыш цивилизацияләре очраша, республикабызда 150дән артык милләт, берничә дөньякүләм дин вәкилләре дуслыкта яши.

– Без – төрлебез. Һәркайсыбызның үз теле һәм мәдәнияте, – диде республика Башлыгы. – Ләкин без бергә! Без бердәмлегебез белән көчле. Туган җиребезне яратабыз, Ватаныбызны баерак һәм көчлерәк итәргә тырышабыз. Уртак шатлыкларыбызга шатланабыз. Бөтен планетада шулай булырга тиеш.

Фото: Башинформ

Читайте нас: