Барлык яңалыклар
2 июль 2021, 14:24

Iphone яки iPad отасыгыз киләме?

Килсә, түбәндәге язманы укыгыз!

Iphone яки iPad отасыгыз киләме?
Iphone яки iPad отасыгыз киләме?

Иртәгә Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы ачылачак. Ул 10 июльгә кадәр дәвам итәргә тиеш. Шул уңайдан смартфоны яки фотоаппараты булган һәр кеше “Халык хәбәрчесе” дип аталган конкурста катнашып, Iphone-12, яки iPad ота ала. Моның өчен кызыклы видео төшерергә, фотога төшәргә һәм аларны 3 июльдән 10 июльгә кадәр социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. Халык хәбәрчеләре конкурсында теләгән һәркем катнаша ала.

Моның өчен Instagram, Facebook, ВКонтакте социаль челтәрләрендә «Минем Фольклориада» видеороликлар конкурсы узачак. Бөтендөнья фольклориадасына багышланган видеороликларны төшерегез һәм урнаштырыгыз, аларны #folkloriada2021online хештегы белән бастырыгыз. Җиңүче лайклар саны буенча билгеләнәчәк. Бүләккә – iPad.

«Минем Фольклориада» фотографияләр конкурсы да Instagram, Facebook, ВКонтакте социаль челтәрләрендә оештырыла. Фестивальгә багышланган үзенчәлекле фоторәсемнәрегезне #folkloriada2021online хештегы белән урнаштырыгыз. Лайклар саны буенча өч җиңүче билгеләнәчәк. Беренче урын өчен приз – Iphone-12, икенче һәм өченче урыннар өчен – портатив колонкалар.

Конкурсларның нәтиҗәләре 10 июльдән соң билгеле булачак.

Фольклориада яңалыклары белән сез “ВКонтакте” төркемендә таныша аласыз: https://vk.com/folkloriada2021

Фото: Башинформ

Iphone яки iPad отасыгыз киләме?
Iphone яки iPad отасыгыз киләме?
Читайте нас: