

«Беренчеләр хәрәкәте» конкурсы Башкортстан мәктәпләрен ничек үзгәртә?
Башкортстан үзенең лидерлыгын раслады инде, өченче сезон нәтиҗәләре буенча төбәк бөтенрусия рейтингында 1 нче урынны алды. Республиканың авыл һәм шәһәр мәктәпләре откан акчага яшьләр өчен заманча киңлекләр булдырыла.
Бөрҗәндә конкурс акчасына яңа коворкинг-киңлек ачылды. «Балаларның үз мәйданчыклары барлыкка килде, анда җыелырга, проект уйлап табарга һәм аны шунда ук тормышка ашыра башларга мөмкин», — ди куратор Рәушания Шәрифуллина.
Дуван районының Өлкенде авылында премияне Уфага экскурсиягә кулланганнар, балаларның күбесе беренче тапкыр шәһәрне һәм «Интеллектус» интерактив музеен караган.
Мәләвездә, Туймазыда һәм Раевка авылында активистлар брендлы киңлекләрне бизәгән һәм медиаүзәкләр өчен җиһазлар сатып алган.
Конкурсның төп өстенлеге — акчаны инфраструктураны үстерүгә һәм чараларга җентекле хисап документациясен тапшырмыйча да тотарга мөмкин. Тулырак мәгълүматны һәм гаризаны первичка.будьвдвижении.рф. порталында калдырырга мөмкин.
Чыганак: Молодежная газета.