Җәмгыять
21 Октября , 07:38

Башкортстан делегациясе рәсми визит белән Үзбәкстанда

Делегацияне республика җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкли.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан делегациясе рәсми визит белән ҮзбәкстандаБашкортстан делегациясе рәсми визит белән Үзбәкстанда
Башкортстан делегациясе рәсми визит белән Үзбәкстанда

Делегация составына төбәк Хөкүмәте әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук бизнес вәкилләре керде.

Визит программасында — республика Башлыгының Үзбәкстан-Башкортстан «Бәкәбәд» технопаркы төзелешенә беренче таш салу тантанасында катнашу, хакимнәр белән берничә эшлекле очрашу үткәрү.

Радий Хәбировның эш сәфәре пунктларының берсе — Сәмәрканд өлкәсендә төзелеш материаллары чыгаручы Cemix заводына бару булды. Бу компания Lasselsberger Group халыкара холдингына керә. Исегезгә төшерәбез, аның мәйданчыкларының берсе шулай ук Башкортстанның Әбҗәлил районында урнашкан. Ак цемент җитештерү предприятиесен Россия Президенты Владимир Путинның шәхси катнашында 2021 елның 6 августында ачканнар иде.

Радий Хәбиров Lasselsberger Group компаниясенә нигез салучы Йозеф Ласселсбергер, Ташкент өлкәсе хакиме Зоир Мирзаев белән бергә Cemix үзбәк филиалының технологик җиһазларын һәм процессларын, лабораториясен, ресурс базасын һәм инженер инфраструктурасын карап чыкты. Биредә тугыз еллык инвестиция проектын гамәлгә ашыралар — 2025-2026 елларда ачылган микрокальцит, коры һәм әзер төзелеш катнашмалары, буяулар һәм штукатурка җитештерүгә 2033 елга ясалма таштан плитәләр һәм зур форматлы керамик плиткалар чыгаруны өстәргә планлаштыралар. Бу исә нәтиҗәдә 700 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

— Без Йозеф Ласселсбергер белән безнең республикада коры төзелеш катнашмалары, буяулар һәм башкалар җитештерү белән бәйле тагын бер предприятие төзү турында сөйләшүләр алып барабыз, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. — Тиздән килешү формалаштыруга чыгарга планлаштырабыз.

Шулай ук Башкортстан Башлыгы Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләде.

— Сәмәрканд — бу искиткеч кунакчыл илнең туристик энҗесе. Уфадан туры авиаэлемтә үстерүне карыйбыз, бу юнәлешкә безнең яшәүчеләрнең кызыксынуы зур, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Башка юнәлешләрдә дә уртак эш алып барырга планлаштырабыз. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә.

Чыганак: https://glavarb.ru/

Башкортстан делегациясе рәсми визит белән Үзбәкстанда
Башкортстан делегациясе рәсми визит белән Үзбәкстанда
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас