Җәмгыять
16 Октября , 01:51

Әтиләргә... – балалар пособиесе!

Әтиләр көне алдыннан Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе балалар тәрбияләүче ир-атларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында мәгълүмат бирде. Агымдагы елда республикада 34,8 меңнән артык әти төрле төрдәге социаль түләүләр алу хокукыннан файдаланган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әтиләргә... – балалар пособиесе!Әтиләргә... – балалар пособиесе!
Әтиләргә... – балалар пособиесе!

Әтиләр көне алдыннан Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе балалар тәрбияләүче ир-атларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында мәгълүмат бирде. Агымдагы елда республикада 34,8 меңнән артык әти төрле төрдәге социаль түләүләр алу хокукыннан файдаланган.

Әтиләр дә, әниләр кебек үк, балалар тәрбияләүгә бәйле дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана ала. Алар арасында бердәм пособие, еллык гаилә түләве, балага яшь ярым тулганчы аны караган өчен айлык пособие һәм бала туганда бирелә торган бер тапкыр түләү аеруча киң таралган.

Быел Башкортстанда 1924 әтигә бердәм пособие билгеләнгән. Аны ата-ананың гариза биргән берсе ала ала. Түләүне билгеләгәндә гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте исәпкә алына. Пособие күләме төбәктә бала өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Республикада быел аның иң зур күләме бер балага 16 350 сумга җитә.

2026 елның 1 июненнән гамәлгә кергән яңа ярдәм чарасы – еллык гаилә түләве дә әтиләр арасында зур кызыксыну уяткан. Быел аннан 19 431 әти файдаланган. Әлеге түләү 18 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарга, уллыкка алучыларга һәм опекуннарга каралган. Балалар көндезге бүлектә укыган очракта, яшь чиге 23 яшькә кадәр озайтыла.

Түләүне алу өчен мөрәҗәгать итүченең узган елда физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләнгән кереме булырга тиеш. Ярдәм күләме узган елда түләнгән салым суммасы белән шул ук керемнән 6 процент ставка буенча исәпләнгән салым арасындагы аермага тигез. Әлеге түләүгә ата да, ана да бер-берсеннән бәйсез рәвештә дәгъва итә ала. Гаризалар ел саен 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Быелгы гариза кабул итү тәмамланган инде.

Республикада бүгенге көндә 10 469 эшләүче әти балага яшь ярым тулганчы аны караган өчен пособие ала. Бу ярдәм бала карау буенча ял рәсмиләштергән ата-анага яки башка туганына билгеләнә. Шунысы мөһим: пособие алучы эшкә кире чыккан очракта да түләү туктатылмый.

Эшләүчеләр өчен пособие күләме алдагы ике календарь елдагы уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Эшләмәүчеләргә исә гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте бәяләнгәннән соң минималь күләмдә пособие билгеләнергә мөмкин. Башкортстанда ул 12 270 сум 09 тиен тәшкил итә.

Бала туганда бирелә торган бер тапкыр түләүне дә әни генә түгел, әти дә рәсмиләштерә ала. Республикада аның күләме 32 718 сум 02 тиен. Ел башыннан бу ярдәмне 2961 әти алган.

Социаль түләүләрне рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар буенча Русия Социаль фондының бердәм контакт-үзәгенә 8-800-100-00-01 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтырату бушлай.

Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча әзерләнде.

Әтиләргә... – балалар пособиесе!
Әтиләргә... – балалар пособиесе!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас