

Әлеге чараның төп максаты – яшь буында цирк сәнгатенә кызыксыну уяту, сәләтле балаларга үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге тудыру.
Русия мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева билгеләп үткәнчә, илебезнең цирк мәктәбе катлаулы акробатик номерлары, үзенчәлекле режиссурасы һәм артистларының югары башкару осталыгы белән бөтен дөньяга танылган. Яңа акция исә яшь талантларга үзләрен төрле иҗади юнәлешләрдә сынап карау мөмкинлеге бирә.
Бәйгедә катнашырга теләүчеләр бер яки берничә номинация буенча эшләрен тәкъдим итә ала. Алар арасында оригиналь жанр, һава гимнастикасы, жонглёрлык, клоунада, спорт акробатикасы, хайваннарны өйрәтү, сынлы сәнгать иҗаты һәм цирк тамашасына бәяләмә язу бар. Әйтик, рәсем ясарга яратучылар цирк тамашасына үз афишаларын иҗат итә, ә каләм тибрәтергә һәвәс укучылар караган тамашалары турында кызыклы рецензия яза ала.
Акциядә катнашу өчен 2026 елның 20 октябреннән 20 ноябренә кадәр «Культурадляшкольников.РФ» порталындагы шәхси кабинет аша гариза тапшырырга кирәк.
Бәйге нәтиҗәләрен цирк сәнгате һәм спорт өлкәсендәге танылган белгечләр, атказанган педагоглар бәяләячәк. Алар иң кызыклы һәм үзенчәлекле дип табылган 100гә якын эшне сайлап алачак. Җиңүчеләрнең исемнәре 8 декабрьдә проектның рәсми сайтында игълан ителәчәк.
«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты Русия Мәдәният министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан РОСКУЛЬТПРОЕКТ үзәге һәм Русия мәдәният фонды белән берлектә тормышка ашырыла.