Җәмгыять
15 Октября , 16:14

Башкортстан студентлары «Мин – профессионал» олимпиадасына чакырыла

Башкортстанда «Мин – профессионал» («Я – профессионал») бөтенрусия студентлар олимпиадасының юбилейлы X сезонына теркәлү башланды. Җиңүчеләрне 300 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр, илнең әйдәп баручы компанияләрендә стажировка үтү һәм һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр көтә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан студентлары «Мин – профессионал» олимпиадасына чакырылаБашкортстан студентлары «Мин – профессионал» олимпиадасына чакырыла
Башкортстан студентлары «Мин – профессионал» олимпиадасына чакырыла

Әлеге олимпиада – «Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының иң зур проектларының берсе. Ул Русия Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Олимпиаданың төп үзенчәлеге шунда: биремнәрне илнең әйдәп баручы югары уку йортлары эре эш бирүчеләр белән берлектә әзерли. Шуңа күрә бәйгедә студентларның теоретик белемнәре генә түгел, аларны гамәлдә куллана белү осталыгы да сынала.

Ун ел эчендә олимпиадада Русиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 147 иленнән 1,6 миллионнан артык студент катнашкан.

Быел бакалавриат, специалитет һәм магистратура студентларына 68 юнәлеш тәкъдим ителә. Алар арасында инженерия, мәгълүмати технологияләр, медицина, иҗади индустрияләр һәм башка өлкәләр бар. Һәр студент үзенә кызыклы бер яки берничә юнәлешне сайлый ала.

Җиңүчеләр һәм медаль ияләре 100 меңнән 300 мең сумга кадәр акчалата премияләр алачак. Моннан тыш, аларга әйдәп баручы югары уку йортларының магистратурасына һәм аспирантурасына кергәндә ташламалар, эре компанияләрдә стажировка үтү мөмкинлеге бирелә. Олимпиаданың сайлап алу этабын уңышлы узучылар да вакансияләр урнаштырылган махсус карьера порталыннан файдалана алачак.

Үз төбәгенең үсешенә өлеш кертергә, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә эшләргә теләүчеләр өчен Президент академиясе (РАНХиГС) җитәкчелегендәге «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше аеруча кызыклы булырга мөмкин.

Олимпиадада катнашу бушлай. Теркәлү 2026 елның 10 ноябренә кадәр дәвам итә.

Сайлап алу этабы 13–29 ноябрьдә онлайн-тест рәвешендә үткәреләчәк. Йомгаклау этабы 2027 елның февраль–апрель айларына билгеләнгән. Алтын медаль ияләрен бүләкләү тантанасы исә 2027 елның 1 июлендә узачак.

Олимпиадада катнашу өчен гаризаны проектның рәсми сайты аша тапшырырга мөмкин.

Олеся Вильданова фотосы.

Башкортстан студентлары «Мин – профессионал» олимпиадасына чакырыла
Башкортстан студентлары «Мин – профессионал» олимпиадасына чакырыла
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас